Рөстәм Миңнеханов паллиатив ярдәм өлешендә ГХФ проекты буенча киңәшмә уздырды

04.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Россия төбәкләрендә паллиатив ярдәм проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

«Кешеләрне кайгырту төбәге» программасв 25 субъектта, шул исәптән Татарстанда да башланып китә. Проект пациентларга өйләрендә ярдәм күрсәтүне оештыруны камилләштерүгә юнәлгән, максаты – мондый пациентлар санын арттыру һәм гаилә өчен паллиатив ярдәм мөмкинлеген бәяләү. «Кешеләрне кайгырту төбәге» һәр субъект өчен, төбәкләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, паллитатив ярдәмне үстерүнең төбәк карталарын эшләүне күз алдында тота.

Проект кысаларында паллиатив ярдәм күрсәтүне һәм социаль яклау учреждениеләрендә дарулар белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләсен законнар белән җайга салу, перинаталь паллиатив ярдәмгә ихтыяҗны, ирегеннән мәхрүм ителгән урыннарда паллиатив ярдәмгә ихтыяҗны ачыклауга ярдәм итү планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.