Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Хелмонд шәһәрендәге автомобиль кампусында булды.
De Automotive автомобиль кампусы - автомобиль бизнесы өчен илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә очрашу урыны һәм эшлекле үзәк. Кампуска нигез салучы - Volvo компаниясе. Җитмешенче елларда Volvo DAF җиңел автомобильләр производствосын сатып ала һәм Хелмондта үз бизнесын башлый. 2003 елда щлеге районга шулай ук Нидерландның гамәли фәннәр белән шөгыльләнүче бәйсез тикшеренү оешмасы күчә. Компанияләр саны арта барган саен тәҗрибә һәм белем белән уртаклашу кирәклеге аңлашыла. Компанияләр бергә инновацион технологияләр һәм алымнар белән автомобиль секторын үзгәртергә тырыша.
Бүгенге көндә кампуста 600 ләп кеше эшли, студенталр саны - 500 тирәсе.
Рөстәм Миңнехановка автомобиль кампусы тарихы, алга таба перспективалары турында сөйләделәр.