Татарстан Президенты BI Group Директорлар советы рәисе Айдын Рәхимбаев белән очрашты

04.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында BI Group (Казахстан) компаниясе Директорлар советы рәисе Айдын Рәхимбаев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.

BI Group –– эре төзелеш холдингы, Казахстанның күчемсез мөлкәт базарында лидер. Холдинг 1995 елдан бирле эшли. Төзелешнең төрле тармакларында эш алып бара, девелопмент һәм инжиниринг белән шөгыльләнә. 

Очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.