Дания эшлекле даирәләре катнашында «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәле – үзара файдалы багланышларны киңәйтү өчен зур потенциалы булган мөмкинлек.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда узган «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәлендәге чыгышында белдерде.
Чарада Россиянең Даниядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Барбин, Дания Тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия Илчелегенә һәм Сәүдә вәкиллегенә, Дания Сәнәгатьчеләре конфедерациясе җитәкчелегенә визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
«Без Дания бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез, төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзербез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Фикер алышулар барышында эшлекле даирәләр хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарлар, яңа проектлар турында килешерләр дип көтәбез».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген иртән Дания бизнесы вәкилләре – «Данфосс» компаниясе җитәкчелеге һәм Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы вәкилләре белән ике очрашу узган.
Татарстан Республикасы Президенты кыскача гына Татарстанда Дания бизнесының уңышлы үсеше турында сөйләде.
Республикада Даниянең ресурс- һәм энергияне сак тоту тәҗрибәсе мәгълүм, Дания технологияләре, беренче чиратта, «Данфосс» компаниясе җайланмалары кулланыла.
Татарстанның нефть-газ комплексы предприятиеләре һәм республика югары уку йортлары «Хальдор Топсе» компаниясе белән хезмәттәшлек итә.
«Роквул» компаниясе 2012 елда «Алабуга» МИЗда ягулык булмаган материаллар җитештерү буенча Европада иң эре булган завод ачкан.
Без Дания бизнесы белән хезмәттәшлек өчен ачыкбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм, ышанабыз, ике яклы визитлар активлашыр дип.
Россиянең Даниядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Барбин хәбәр иткәнчә, 2018 елда Россия белән Дания арасында товар әйләнеше 5 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән.
Түгәрәк өстәл барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тәкъдир итте.