Рөстәм Миңнеханов Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд белән очрашты

03.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд очрашуда Россия-Дания мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләштеләр. 

Очрашу Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясе мәйданчыгында (Дания) узды. 

Сюзанна Хюлделунд Татарстан делегациясе белән янә очрашырга шат булуын искәртте. 

Хюлделунд ханым сүзләренчә, бу юлы делегация зуррак, бу хезмәттәшлек киңәюе һәм багланышлар юнәлешләре артуын күрсәтә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания хезмәттәшләре белән эшлекле элемтәләрне югары бәяләвен ассызыклады. "Без уртак проектларыбызны дәвам итәргә телибез, - диде ул. - Проектларның күбесе гамәлгә ашыру стадиясендә. Монна тыш, багланышлар өчен яңа юнәлешләрне билгеләү дә мөһим". 

Рөстәм Миңнеханов Дания агросәнәгать комплексы компанияләре вәкилләренең Татарстан Республикасы мөмкинлекләре белән танышу өчен визитлары әзерләнүен хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Дания технологияләре бик нәтиҗәле, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук "Данфосс" компаниясе белән алга таба да хезмәттәшлек итү планнары барлыгын хәбәр итте. "Үзара интеграция тирәнрәк булуын телибез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сюзанна Хюлделунд "Татарстан-Дания" түгәрәк өстәлендә катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.