Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимераякта фигуралы шуучы Алина Загитованы Сайтамдагы (Япония) Дөнья чемпионатында алтын медаль яулавы белән котлады. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тәбрикләү телеграммасы Алина Заһитовага һәм Россиянең фигуралы шуу буенча Атказанган тренеры Этери Тутберидзега юлланды.
Бүген Россия вице-премьеры Юрий Борисов “Алабуга” махсус икътисади зонасында (МИЗ) композит материаллар чыгара торган “Алабуга-Волокно” заводында булды, МС-21 самолеты өчен җитештерелә торган продукциягә югары бәя бирде. Юрий Борисовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мариньяне шәһәрендә (Франция) Technoparc des Florides технопаркында булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Франциядә ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә.
Татарстан француз бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә узган «Альпы-Прованс-Лазурный Берег төбәге – Татарстан» бизнес-форумындагы чыгышында хәбәр итте.
Форум Альпы – Прованс - Лазурный Берег төбәгенең эшлекле даирәләре вәкилләрен җыйды.
Чарада сәламләү сүзе белән Марсель шәһәре мэрының халыкара мөнәсәбәтләр буенча беренче урынбасары Жан Роатта, Альпы Прованс Лазурный Берег төбәге Президенты вәкиле, Икътисад һәм предприятиеләр мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Изабель Кампонала-Савон, Россиянең Марсельдәге Генераль консулы Сергей Молчанов чыгыш ясадылар.
Бүген Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төрле тармакта эшләүче 48 татарстанлы бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатта белән очрашты.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Франциядә ике көнлек эш сәфәрендә.
Татарстан Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция белән хезмәттәшлекккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прованс – Альпы – Лазурный Берег Төбәк Советы Президенты Рено Музелье белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Прованс – Альпы – Лазурный Берег (Марсель шәһәре) Төбәк Советы бинасында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Марсельдә ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музеенда булды.
Музей хезмәткәре Рөстәм Миңнеханов өчен кыска гына экскурсия үткәрде, музей эшчәнлеге һәм анда оештырылучы күргәзмәләр турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук музей эшчәнлеген оештыру принциплары, музей бинасының һәм аның залларының структурасы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә (Франция) Airbus Helicopters компаниясендә булды.
Airbus Helicopters – дөньяда вертолётлар җитештерү буенча әйдәүче компанияләрнең берсе. Аның продукциясе – граждан, шулай ук хәрби вертолетлар да.
Рөстәм Миңнехановка кыскача гына Airbus Helicopters команиясен һәм аның Airbus бүлекчәсен оештыру, шулай ук граждан һәм хәрби вертолетлар төзелеше өлкәсендәге хәл ителшеләр турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәренә (Франция) эш сәфәренә килде.
Ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак.
Марсельгә килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Airbus Helicopters компаниясенә барачак.