Рөстәм Миңнеханов: Казан мөселман киносы фестивале шәһәрнең туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыра

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре һәм XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары белән очрашты. 

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Россия –  Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме партнерлыгында Казанда 24 апрельдән алып  30 апрельгә кадәр барачак. Быел фестиваль беренче мәртәбә XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды. Шорт-листка төрле илләрдән 55 картина кергән.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Казан кинофестивале белән кызыксынулары өчен рәхмәт әйтте. «Без фестивальдә катнашучылар саны, тәкъдим ителгән кинокартиналар саны елдан-ел артуга шатбыз. Әлеге фестиваль Казанның туристлар җәлеп итүчәнлеген арттыра, аны бөтен дөньяга таныта», - диде ул.

ТР Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда мәдәният объектларын яңарту буенча зур эшләр башкарыла, шул исәптән республика муниципаль районнарындагы кинозалларны да.    

Аннары очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алыштылар: кинематография өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру, белгечләр әзерләүдәге хезмәттәшлек турында да.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.