Газ салу станцияләре челтәрен үстерү турындагы мәсьәләләрне бүген Россия Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында күтәрде.
Утырыш «Казан ЭКСПО»да узды һәм «2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2019 елга бурычлар» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Хәзерге дөньяда ресурсларны сак тоту – конкуренциягә сәләтнең мөһим өлеше санала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТЭФ – 2019» Татарстан халыкара энергия ресурсларын сак тоту форумы ачылышында хәбәр итте.
Чара «Казан ЭКСПО»да узды.
Форум кысаларында шулай ук «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 19 нчы халыкара «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту» симпозиумы да узачак.
Белгечләр бәяләвенә карганда, «ТЭФ – 2019» – Идел буе федераль округында энергетика, энергиянең нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны сак тоту буенча иң эре проект.
2019 елның 11-19 апрель көннәрендә Казанда 26 нчы М.И.Глинка исемендәге вокалистлар халыкара конкурсы узачак. Татарстан башкаласында ул 1999 елда үткәрелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов академик Василий Лихачёвның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклашты. Татарстан Президенты аның хатыны Наилә Лихачевага кайгыларын уртаклашу телеграммасы юллады. Василий Николаевич 68 нче яшендә вафат булды.
IX еллык инвестицион форумы (Annual Investment Meeting (AIM) кырларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карады һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Форум алдыннан Татарстан Президенты БГӘ инфраструктура үстерү министры Абдулла бин Мөхәммәд Бинхаиф Әл Нуайми белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда (БГӘ) «Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең киләчәген чагылдыру: цифрлы глобальләштерү аша бөтендөнья икътисадын баету» темасына багышланган IX еллык инвестицион форумын (Annual Investment Meeting (AIM) 2019) ачу тантанасында һәм Россия Федерациясе вәкиле буларак пленар утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәренә килде, анда ул Дубай шәһәрендә IX еллык инвестицион форум эшендә катнашачак.
IX еллык инвестицион форумы эше кысаларында Рөстәм Миңнеханов, шәрәфле кунак буларак, форумны рәсми ачу тантанасында чакырылган, һәм Россия Федерациясе вәкиле буларак, ул «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләренең цифрлы киләчәген формалаштыру» пленар утырышында катнашырга җыена.
2018 елда республика кулланучылар кооперациясе системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген Татпотребсоюз башлыгы Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елның 4 апреленә 772,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 31,9%ы.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмә Казан Кремлендә узды.
Узган ел дәвамында Татарстан хокук саклау органнары 800дән артык коррупциячел җинаять ачыклаганнар, шулардан 300 җинаять бюджетка янаган. 850 млн сумнан артык зыян китерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Коррупциягә каршы эшне җайга салу комиссиясе утырышында хәбәр иткән. Казан Кремлендә узган чара 2018 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычларны билгеләүгә багышланды.