Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мөселман илләре белән хезмәттәшлек – Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булган Россиянең тышкы сәясәтенең мөһим өстенлекләреннән берсе.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә 25 миллионга якын мөселман яши. «Мәгариф мәсьәләләре мөһим урын алып тора. Безгә традицион ислам таратучы профессиональ имамнар әзерләүне оештырырга кирәк. Россиядә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Һәм бу – бик яхшы тәҗрибә», - диде ул.
«KazanSummit кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән аралашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булдырылды. Сез барыгыз да – перспектив дипломатия кадрлары. Сезнең позициягезгә һәм алымнарыгызга киләчәктә күп нәрсәләр бәйле булачак. Бүген сез Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы хезмәттәшлек үсешенә үз өлешегезне кертәсез», - дип белдерде ТР Президенты.
Россия ТЭМның Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков хәбәр иткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясе 4 нче мәртәбә уза. Быел чарада 21 илдән 35 кеше катнаша. «Татарстан безгә аралашу, багланышлар урнаштыру өчен уникаль мәйдан бирә», - диде ул.
Тагын Константин Колпаков киләсе елда сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән «Татарстан дуслары» тулы платформалы дипломатия клубы булдырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады.