Татарстан башкаласына KazanSummit чарасында катнашу өчен РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев килде

25.04.2019

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев эш кыла. 

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Анатолий Серышев визитының төп максаты – «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты чараларында катнашу.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.