Яңалыклар

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.

Алдарак Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм Казан Кремле буенча экскурсиядә булды.

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.  

Мәхмәт Самсар Илче вазыйфасына 2018 елның декабрендә билгеләп куелган иде.

20.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон чакыруы буенча Нурек шәһәрендә яз бәйрәме - "Нәүрүз"дә кунак булды. Бу атнада Таҗикстанда яз килү бәйрәме олылап үктәрелә, 21-24 март - ял көннәре. 

 

20.03.2019

Таҗикстан Республикасына эш сәфәренең икенче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Душәнбедә берничә социаль һәм мәдәни объектта булды һәм Нурек ГЭС эше белән танышты. 

Татарстан делегациясе башта «Кохи Борбад» (Сәнгать сарае) киноконцерт комплексын карады. Бина гөмбәз формасында эшләнгән. Зур тамаша залы 2 меңгә якын кеше сыйдыра, ә кече залы - 320 кешелек. Шулай ук кунаклар өчен 2014 елда ачылган «Кохи Нәүрүз» комплексы буенча экскурсия үткәрелде. Сарай төрле техникалардан файдаланып, җирле осталар тарафыннан бизәлгән заллардан тора. Комплекс бер үк вакытта 3200гә кадәр кунак кабул итәргә мөмкин. «Нәүрүз Кохи» тирәсендә ботаника бакчасы оештырылган, анда республикадан һәм башка континентлардан үсемлекләр җыелган.

Татарстан делегациясе Дүшәнбе буенча экскурсияне «Кохи Истикол» (Бәйсезлек сарае) комплексында тәмамлады. Биредә элек Таҗикстан Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе урнашкан булган. Аннары Рөстәм Миңнеханов Нурек шәһәренә юнәлде, анда ул «Нәүрүз» милли бәйрәмендә катнашачак. Килүгә Татарстан Президенты Таҗикстанның энергетика тармагы флагманы булган Нурек ГЭС эше белән танышты.

Станция өлешенә илдә эшләп чыгарыла торган электр энергиясе күләменең 80 процентка кадәр өлеше туры килә. Ил электр энергиясен Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Әфганстанга экспортлый. Бүген ГЭСта аны модернизацияләү буенча комплекслы эш алып барыла. Су электр энергиясе эшләп чыгару өчен генә түгел, авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен дә кулланыла.

19.03.2019

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетында булды, анда ул КФУда педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре белән танышты.

19.03.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Утырышта катнашучылар язгы ташуга бәйле килеп чыгарга мөмкин гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

19.03.2019

Таҗикстан Республикасына эш сәфәренең беренче көне азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты.  

19.03.2019

Татарстан спортчылары  Красноярскида узган Кышкы Универсиадада лаеклы чыгыш ясап, спортның 5 төрендә медальләр яуладылар. Бу хакта бүген Татарстан спорт министры Владимир Леонов Красноярскида узган XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада Татарстан спортчыларының чыгышына нәтиҗә ясауга багышланган брифинг барышында хәбәр итте.

19.03.2019

Бүген Дүшәнбедә "Таҗикстан - Татарстан" эшлекле форумы узды, анда ике республика сәүдә-икътисадый мөмкинекләре тәкъдим ителде һәм уртак проектлар турында сүз барды. Форумда сәламләү сүзе белән Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонга төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде: "Без Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән багланышларга зур игътибар бирәбез һәм үзара файдалы элемтәләрне үстерергә шат. Үз ягыбыздан әлеге үсешкә ярдәм итәргә әзербез", - диде ул. 

 

19.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан башлыгына кунакчыллык өчен рәмхтәен белдерде һәм Татарстан Республикасы делегациясе визиты Россия Федерациясе белән Таҗикстан Республикасы мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән Татарстан арасындагы элемтәләр үсешенә этәргеч булыр дигән өметен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстанның икътисадый һәм сәнәгый мөмкинлекләре турында хәбәр итте. "2017 елда Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше күләме алдагы елга караганда өч кат артты һәм 30 млн. доллардан да артык булды, әмма 2018 елда элеккеге күрсәткечләргә төште. Сәүдә-икътисадый өлкәдә элемтәләрне активлаштырырга кирәк, - диде ул. - Без Татарстан компанияләренең Таҗикстан базарында киңрәк тәкъдим ителүе яклы. Хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, биотехнологияләр, мәгълүматлаштыру һәм башкалар". 

Рөстәм Миңнеханов аеруча Татарстанда «Сомониён» таҗиклар милли-мәдәни автономиясенең республикада милләтара һәм динара тынычлыкны саклаудагы ролен ассызыклады. "Хәзерге вакытта, мигрантларны исәпкә алып, Татарстанда 33 меңнән артык Таҗикстан гражданы яши, шуларның 1077 се - вуздар студентлары. Россия гражданнары булган таҗиклар берлеге Татарстанда 6 мең кешедән артык". 

Шулай ук Татарстан Президенты Эмомали Рахмонга Таҗикстанда татарлар җәмәгатьчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Биредә 17 меңгә якын татар яши. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Эмомали Рахмонга 2005 елда Казанга мең ел тулу чараларына килүе турында искәртте: "Шул заманнан Татарстан башкаласы бик үзгәрде һәм без янә сезне Россия Федерациясенә визитыгыз кысаларында Татарстанда көтәбез". 

Битләр: << 871 872 873 874 875 876 877 878 ( 879 ) 880 >>