Яңалыклар

02.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Нидерланд җитәкчелегенә уртак проектларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде. 

Искәртик, Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кыла. 

Нидерланд бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәл барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан үзенә капитал җәлеп итү һәм үзара файдалы хезмәттәшлек үстерү яклы. 

02.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландка эш сәфәре кысаларында High Tech Campus югары технологияләр кампусында булды.   

Монда ул резидентларының берсе - Signify компаниясе белән җентекләп танышты. Бу компания – яктылык светодиод яктыртуы өчен хәл ителешләр, системалар һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә бөтен дөньяга мәгълүм лидер.

02.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Климат өлкәсендә икътисад һәм сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс белән очрашты.

Очрашу High Tech Campus югары технологияләр кампусы мәйданында  (Brainpoint Eindhoven төбәге) узды.

02.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ директорлар советы утырышын уздырды.

02.04.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның апрель-июль айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә якынча 18 мең кеше килергә тиеш. Ә  3,3 мең кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин язгы чакырылышка багышланган брифингта хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында узды.

02.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегендәге (Бест шәһәре) Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булды. 

Ул Нидерланд Корольлегендә кыскача эш сәфәрендә. 

 

02.04.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе, “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, академик Александр Чубарьян белән очрашты.

02.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәренә килде. 

01.04.2019

Татарстан Республикасы Президенты бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Анда ул Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә узган Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты. 

01.04.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мөселман җәмгыяте советы рәисе Али Рәшид Әл Нуайми җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе белән очрашты.

Битләр: << 871 872 873 874 ( 875 ) 876 877 878 879 880 >>