Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен республикада 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техникадан торган төркем булдырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин видеоконференцэлемтә режимында Наркотикларга каршы дәүләт комитеты утырышында катнашты. Утырыш РФ эчке эшләр министры Владимир Колокольцев рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.
Отпуск турында күрсәтмә 2019 елның 22 мартында (№ 129) имзаланган.
Татарстан Республикасы Президенты ялы 2019 елның 25 мартыннан 29 мартына кадәр булачак.
Татарстан белән Башкортстан арасында хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча үсә ала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкорстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада эш сәфәрендә. Төп максаты – Башкортостан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү чарасында катнашу.
Юбилей хөрмәтенә «Башкортостан» дәүләт концерт залында тантаналы җыелыш узачак. Чарага Россия Федерациясе Федерация Советы Федераль Собраниесе Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясенең берничә субъекты җитәкчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар чакырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2019 елның ике ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, апрель аена һәм икенче кварталга компаниянең бюджеты расланды.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 295 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 млн. 70 мең сумлык 53 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 242 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Агымдагы елның ике аенда республикада авыл хуҗалыгы оешмаларының терлекчелек өлкәсендә эшчәнелекләре нәтиҗәсе турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.