Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге президенты Рифат Хисарджиклыоглу белән очрашты.
Төркиянең Сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге делегациясе Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитында катнаша.
Рөстәм Миңнеханов Рифат Хисарджиклыоглу әфәндегә Казанга визиты һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Төркиядәге партнерларыбыз белән багланышларны ныгытуга без аеруча игътибар итәбез. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләренең берсе - Сәүдә палаталары һәм биржалары берлеге белән мөнәсәбәтләр", - диде ТР Президенты.
Татарстан Россия белән Төркия арасында берләштерүче булырга тырыша, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Төркия - Татарстан икътисадына инвесторларның иң эресе. Республика территориясендә төзелгән заводлар кирәкле һәм бик әйбә эшләп тора. Товар әйләнеше күрсәткечләре дә уңай динамика күрсәтә. Без хезмәттәшлегебезне югары бәялибез", - диде ул.
Аның сүзләренчә Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек бөтен тармакларда да алып барыла диярлек: энергетика, нефть химиясе, төзелеш, мәгариф, спорт һәм башкалар.
Рифат Хисарджиклыоглу Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәтен әйтте һәм Төркия компанияләре Татарстанның инвесторларга карата мөнәсәбәтен югары бәяли. "Төркия инвесторлары проектларын гамәлгә ашыру урынын сайлаганда, иң баштан Татарстанны карыйлар", - ассызыклады ул.