Рәсми Татарстан сайтында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы трансляциясе оештырыла

24.04.2019

Иртәгә, 25 апрель көнне, Рәсми Татарстан сайтында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы онлайн-трансляцияләнәчәк. 

Пленар утырыш "Казан-Эскпо" халыкара күргәзмә комплексы мәйданында узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. 

Видеотрансляцияне әлеге слтама буенча карап булачак - http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm

Чара 11.00 сәгатьтә башланачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.