Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге генераль секретаре белән очрашты

24.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Ислам сигезлеге (D-8) генераль секретаре Дато Ку Җафар Ку Шаари әфәнде белән очрашты.

D-8 1997 елда оештырылган. Аның составына Төркия, Иран, Пакистан, Бангладеш, Малайзия, Индонезия, Мисыр һәм Нигерия керә. D-8нең төп бурычы – оешманың әгъза-илләре арасында хезмәттәшлекне үстерү, икътисадый һәм социаль багланышларны ныгыту.   

Очрашуда хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре каралды, аерым алганда,  ислам банкингы һәм инвестицион эшчәнлек өлкәсендәге хезмәттәшлек темасы күтәрелде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.