Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков та катнашты.
Яклар Россия белән ислам дөньясы арасындагы һәр яклы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге багланышларны киләчәктә үстерү адымнары турындагы мәсьәләләр каралды.
Искәртәбез, Рамазан Абдулатыйпов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килде.