Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

26.04.2019

Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулган көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышев татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Татар шагыйрен хөрмәтләп искә алырга дип Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер  Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килгән иде.     

Искәртәбез, бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексының Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залында Туган тел көне хөрмәтенә тантана уздырылачак.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.