Рөстәм Миңнеханов KazanSummit киңлекләрендә «SberTalk» дискуссия мәйданчыгында булды

25.04.2019

Бүген «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «SberTalk» дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашты. Чара Саклык банкы тарафыннан оештырылган иде.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Саклык банкы ислам финанславы инструментларына зур игътибар бирә. «Бүген без бу мәсьәләләрне җентекләп карый алабыз. Татарстан үз чиратында бу башлангычны һәрвакыт хуплаячак», - диде ТР Президенты. 

«SberTalk» кысаларында катнашучылар Россиядә ислам финансларын үстерү, хәләл секторны үстерү турында фикер алыштылар, шулай ук яңа «PayZakat» ислам финтех-проекты – зәкәт-садакаларны җыю өчен цифрлы түләү системасы мөмкинлекләре белән таныштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.