Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумында чит ил партнерлары белән берничә очрашу уздырды

25.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI халыкара икътисадый саммиты еырларында чит ил партнерлары белән берничә очрашу уздырды. 

Беренчеләрдән Бәһрәйнның ислам эшләре буенча Югары Советы президенты, Абдулрахман бин Мөхәммәд Рәшид Әл Хәлифа һәм Бәйһрәйннең Россиядә илчесе Әхмәд Абдулрахман Әлсаати белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан Бәһрәйн белән актив багланышлар алып бара: үзара эшлекле һәм официаль делегацияләр визитлары оештырыла, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үстерелә. Әңгәмә барышында машина төзелеше, нефть химиясе, медицина өлкәсендә элемтәләрне ныгыту турында сөйләштеләр. 

Хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында Татарстан Президенты Малайзия эшкуарлыкны үстерү министры Мохд Редзван Мд Йосыф белән сөйләште. Аерым алганда, нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика, автомобиль төзелеше, автокомпонентлар, ИТ, АСК һәм хәләл продукция, ислам финанслары һәм партнерлык банкингы өлкәсендә хезмттәшлек мөмкинлекләре ассызыкланды. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Иранның Daric Investment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Алар уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, инвестицияләр турында сөйләштеләр. Daric Investment Group  инвестицион компания 2001 елдан бирле шәхси инвестицияләр нигезендә эшчәнлеген алып бара. Бүгенге көнгә ул - Иранның төньяк-көнбатышында иң эре инвестицион компанияләрнең берсе. Төркем авиация, тау эше, металлургия,, автомобильләр җитештерү, төзелеш, мәгариф, спорт һәм башка өлкәләрдә эш алып бара. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.