Алексей Песошин: Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык кирәкле инфраструктура бар

25.04.2019

Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык кирәкле инфраструктура бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләрен рәсми кабул итү кысаларында хәбәр итте.

Бу чара Мәскәүдә узды. Анда шулай ук РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.

Республикада дөнья чемпионатын уздыру өчен барлык халыкара таләпләргә туры килерлек махсус “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге төзелде, дип белдерде Алексей Песошин.

“Ышанам, чеспионатның барлык чаралары иң югары дәрәҗәдә узачак. Казанга рәхим итегез!” -дип өстәде ул.

Рәсми кабул итү кысаларында кунакларга дөнья чемпионаты, шулай ук эшлекле программа структурасы турында сөйләделәр.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. “ТНВ” ның Мәскәү филиалы ярдәмендә.