Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

26.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.  

Көн тәртибендә - 2019 елның беренче кварталында бюджет үтәлеше һәм май аена бюджетны раслау мәсьәләләре.

Утырышта 2018 елда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Узган ел дәвамында «Татнефть» ГАҖ ятмаларыннан 29 млн. 192 мең тонна нефть чыгарылган, шул исәптән 1 949 мең тонна югары үзле нефть тә. 445 яңа нефть чыгару һәм 296 кысып тутырыла торган скважина сафка кертелде. Иярчен нефть газы күләме 2018 елда 923 млн. куб метр тәшкил итте. 

Сатылган продукциядән нетто-керем - 793,2 млрд. сум, чиста табыш - 197,5 млрд. сум. 2018 елда бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга 486 млрд. сумлык салым түләнде, бу 2017 ел нәтиҗәләренә караганда 166,1 млрд. сумга артык.

Инвестицион программаны башкаруга «Татнефть» ГАҖ 2018 елда 97,8 млрд. сум сарыф итте. 

Директорлар советы «Татнефть» ГАҖнең Үзбәкстан Республикасында вәкиллеген  Нурафшан шәһәрендә ачу мәсьәләсен карады. Шулай ук башка финанс-хуҗалык мәсьәләләре турында да сүз барды.  

Директорлар советы 2019 елның 21 июнь көнне узачак акционерларның гомуми еллык җыелышына 2018 ел нәтиҗәләре буенча дивидентларны расларга тәкъдим итте. Алты һәм тугыз ай нәтиҗәләре буенча - өстенлекле акцияләрнең номиналь бәясеннән 8491 %, гади акцияләрнең номиналь бәясеннән - 8491 %, ягъни - 84 сум 91 тиен. Бу «Татнефть» ГАҖнең 2018 елда табышыннан 100 процентка тигез. 


"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте