Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм административ утырышын уздырды

25.04.2019

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының Административ советы җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, шулай ук фондның Халыкара ведомствоара эксперт советы әгъзалары, ведомство һәм министрлык, мәктәп һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

“Татарстан  “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге”  масштаблы проектны тормышка ашырды. Проект кыен булуга карамастан, эшләр җиңел барды. Бүгенге көндә уникаль мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру өлкәләрендә ныклы нигез булдырылды. Әлеге объектлар дөньякүләм танылу алды һәм халкыбызның зур байлыгына әверелде, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Мәдәният министрлыгын һәм Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетын мәдәни мирасның сакланганлыгын күзәтергә өндәде. “Эшләнгән эш туристларны җәлеп итү өлкәләрендә яхшырырга тиеш. Әлеге вакытта Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүнең конкрет планы эшләнә. Аларны ЮНЕСКО раслый. Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәре планнары расланган, Казан Кремле буенча эш бара. Без әлеге мәдәни объектларны саклап кала алуыбыз белән аерылып торырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасында полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясе формалаша.

“Сезгә билгеле булганча, без республикада полилингваль белем бирү системасын булдыруга керештек. Проектның максаты – заманча полилингваль комплекслар моделен булдыру. “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” – безнең комплекслар шулай аталачак”, - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе билгеләгәнчә, хәзерге шартларда ата-аналар белән эшләү бик мөһим.

Утырыш барышында Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү системасын булдыру турында  Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексында  төзелеш эшләренең барышы турында хәбәр итте. Утырышта катнашучылар шулай ук 165 нче мәктәп укучыларының ата-аналары вәкиле Владислав Исаевның чыгышын тыңладылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте