Рөстәм Миңнеханов V Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумында катнашучылар белән очрашты

25.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында «Казан  Экспо» күргәзмә комплексында узды.

V Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумы 20-26 апрельдә уза. Конкурс йомгаклары буенча 30 иң яхшы стартап сайлап алынган, алар өчен Россиядән, Англиядән, АКШтан, БГӘдән, Һиндстаннан һәм Пакистаннан чакырылган экспертлар белән индивидуаль эш оештырылган.

«Мин сезне KazanSummit мәйданчыгында сәламләвемә шатмын. Гадәттәгечә саммит кысаларында без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшкуарлары белән форум уздырабыз. Мондый аралашу рәвеше булу белән мин горурланам. Сез бик күп кызыклы һәм файдалы проектлар әзерлисез, алар күп кенә бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, кешеләр тормышын уңайлырак итә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары кунаклар игътибарына 10 проект тәкъдим ителде. Бөекбританиядән килгән белгечләр балаларны кызыклы формада Коръән һәм ислам нигезләре белән таныштыру проектын тәкъдим иттеләр. Татарстан яшь эшкуарлары авыл хуҗалыгы җайланмаларын һәм техникасын арендалау буенча үзләренең онлайн-сервисын тәкъдим иттеләр. Ираннан килгән яшь галимнәр су чистарту буенча яңа технология турында сөйләделәр.

Татарстаннан тагын бер компания кече торак пунктларында яшәүчеләрне ашамлык продуктлары һәм беренчел кирәк әйберләр белән тәэмин итү буенча кушымта тәкъдим  итте. Товарлар сатып алудан башка системадан файдаланучылар бу платформа аша авыл хуҗалыгы продукциясен дә реализацияли алалар. Рөстәм Миңнеханов бу проектны уңай бәяләде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мөмкинлекне җентекләп өйрәнергә кушты.   

Тагын мәгариф, ТКХ өлкәседә һәм төрле хәл ителешләр һәм ИТ-компанияләр өчен белгечләр эзләүдә ярдәм күрсәтү рәвешләре тәкъдир ителде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.