Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое. галим-конструктор һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мастюков һәм башкалар катнашты.
Башта Рөстәм Миңнеханов ветераннарны сәламләде һәм Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады.
Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин һәм чарада катнашучылар сугышта һәлак булганнарны, бер минут тын торып, искә алдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, Казан горнизонының мактаулы караул ротасы марш белән узды.
Аннан рәсми затлар һәм катнашучылар Аналар һәм тол хатыннар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында урнаштырылган яңа һәйкәл - тыл хезмәтчәннәре һәйкәлен карады. Һәйкәл курган формасында, анда кылыч куелган сандал һәм бодай башаклары сурәтләнгән. Татарстан Президенты мемориалга Җиңүгә зур өлеш керткән предприятиеләр атамаларын кертергә тәкъдим итте.
Киләсе мемориал - "Казан" К-403 су асты көймәсе рубкасы - янында чарада катнашучыларны Һәрби-диңгез флоты ветераннары һәм кадетлар көтә иде. Тантаналы чара бергәләп фотога төшеп тәмамланды.