Татарстан Президенты Алексеевск районында чәчү эшләре барышы белән танышты

10.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Сергей Демидов озата йөрделәр. 

Эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов районның Биләр (ООО “ВЗП Биләр”), Коры Көрнәле (НП Алексеевск) һәм Сахаровка (АО “ВЗП Төньяк Алексеевск”) авыл хуҗалыкларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Марат Әхмәтов Алексеевск районы терлекчелек тармагында булган бөтен потенциалын да тулысынча кулланмый диде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовка бу мәсьәлә буенча җентекләп эшләргә кушты.

Сахаровка авылында Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Алексеевск районының авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты.

Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләрен кызу темплар белән баруын әйтте. Сабан культураларын чәчү 52,6 мең гектарда башкарыла. Шул исәптән язгы бөртекле культуралар – 27,7 мең, арпа – 12,5 мең, бодай – 8,6, солы – 0,6 мең, көнбагыш – 10,1 мең гектарда чәчелә. 34,7 мең гектар мәйданда минераль ашламалар кертелгән. Чәчүне 11 майга төгәлләү планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.