Минтимер Шәймиев полилингваль белем бирү комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә уздырды

07.05.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” полилингваль белем бирү комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә уздырды.

Киңәшмәләр залына керү алдыннан киңәшмәдә катнашучылар “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” логотибын эшләү буенча конкурс эшләре белән таныштылар.

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле хатын укыды.

“Мин сезнең җирле халыкларның телләрен саклауга һәм күп телле уку йортларын үстерүгә аерым игътибар бирүегезне хуплыйм. Бу инициатива түземлелек һәм абруй идеяләрен тарату, шулай ук мәдәни төрлелек һәм диалог аша кешеләрнең теләктәшлеге өчен менә дигән сәбәп булыр дип ышанам”, диелгән хатта.

Бүгенге киңәшмәдә Казанда полилингваль белем бирү комплекслары объектларын проектлау, төзү һәм финанслау буенча беренче чираттагы бурычлар турында фикер алыштылар.

“Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә төзеләчәк полилингваль белем бирү комплекслары биналары проектлары белән таныштырды.

“Грань” ҖЧҖ җитәкчесе Леонид Анисимов беренче комплекс төзелешенең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәдә “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның 165 нче урта мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җмтәкчесе Олег Глебов, Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте