Рөстәм Миңнеханов Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашты

09.05.2019

Бүген Бөек Җиңү Көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. 

Ватанпарвәрлек акциясендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, ТР Дәүләт СОветы депутатлары. республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар катнашты. 

"Үлемсез полк" гадәттәге маршрут буенча узды: Ирек мәйданы - Карл Маркс ур. - Лобачевский ур. - Кремль ур. - Беренче май мәйданы - Меңьеллык мәйданы. 

Рөстәм Миңнеханов абыйсы - Галимҗан Миңнехан улы Миңнеханов портретын тотып барды. Ул фронтка 19 яшендә киткән булган. 359 укчы полкы составында Мәскәү атсындагы кырыс бәрелешләрдә катнашкан, 1941 елның 15 декаберендә каһарманнарча һәлак булган. 

Минтимер Шәймиев атасы Шәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев портретын тотып барды. 1942 елда аны, Мәскәү астындагы бәрелешләрдә авыр җәрәхәтләнүдән соң, комиссиялиләр. Өйгә кайткач, Шәрип Шәймөхәммәт 25 ел дәвамында Актаныш районындагы колхозда рәис булып хезмәт итә. 

Татарстан Президенты белән аның улы Искәндәр дә барды, ул анасы ягыннан бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны Бари Сәйфулла улы Сәйфуллин портретын тотып барды 

Быел Казанда "Үлемсез полк" акциясендә чагыштырмача 170 меңләп кеше катнашты. Әлеге акция Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарында да узды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.