Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында язгы кыр эшләре барышын тикшерде

10.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында булды һәм язгы чәчү эшләре барышын тикшерде. Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озата йөрделәр. 

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашу «Цветуния» теплицалар хуҗалыгы территориясендә узды. Яңа комплекста алты теплица, анда шәһәрне бизәү өчен чәчәкләр үстерәләр. Барлыгы 40 төрле чәчәк үстерелә. Шулай ук помидор, кыяр, баклажан һәм башкалар үстерелә. 

“Эшмәкәрлек үсеше буенча Нурлат районының динамикасы яхшы. Теплица хуҗалыклары, икмәк пешерү, сыр җитештерү эшчәнлеге бар. Аларга төрлечә ярдәм итү - сезнең бурыч”, - диде ТР Президенты.  Рөстәм Миңнеханов авылларны чисту су белән тәэмин итү, халыкка планлы диспансеризация уздыру бурычларын да куйды.

Нурлат районы республикада авыл хуҗалыгы үсеше буенча алдынгылар унлыгына керә. "Сөт җитештерү буенча күрсәткечләр яхшы. Йомшак яклар да бар. Аерым алганда, районда туфракның бер метрында дым запасы аз", - диде Марат Әхмәтов. Ул хуҗалык җитәкчеләренә һәм агрономнарга орлыкларны чәчү тирәнлеген дымга карап белән билгеләргә, авыл хуҗалыгы техникасын яңартырга киңәш итте.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин чәчү эшләре ахырына якынлашып килүен әйтте. Бүгенге көнгә сабан культураларының 90 проценты чәчелгән. Кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек техник культураларны 15 майга кадәр чәчеп бетерү планлаштырыла. Агымдагы елның уңышы өчен 1 гектарга 66,2 кг ашлама тупланган.

Быел Нурлат 110 еллыгын бәйрәм итә. Рөстәм Миңнехановка киләчәк бәйрәм чаралары турында видеофильм күрсәттеләр. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.