Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты

08.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.  

Эш сәфәренең максаты – Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы  утырышында катнашу.

Совет утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Социаль һәм икътисадый өлкәләрдә илкүләм проектларны үтәү нәтиҗәләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Татьяна Голикова, Ольга Голодец, Антон Силуанов һәм башкалар чыгыш ясады.

Утырышта актуаль проблемалар турында фикер алышуда гадәттәгечә Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, иҗтимагый һәм бизнес берләшмәләр, эре компанияләр һәм корпорацияләр җитәкчеләре катнашты.  

Шулай ук актуаль мәсьәләләрне карауда катнашу өчен Россия Федерациясе Дәүләт Советында юнәлеш эш төркемнәре җитәкчеләре булган федерация субъектлары башлыклары да чакырылган иде.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының  Россия шәһәрләрендә торак базарын формалаштыру һәм яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.   

Утырышны ачып, Владимир Путин искәрткәнчә, бер ел элек илкүләм бурычлар һәм стратегик үсеш максатлары турында Указ имзаланган, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше башлап җибәрелгән, болар илнең, барлык федерация субъектларының социаль һәм икътисадый тармагы өчен аерым әһәмияткә ия.  

Владимир Путин ассызыклаганча: барлык бу чаралар иң беренче чиратта кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлә.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.