Рөстәм Миңнеханов Казандагы Юдино торак массивында яңартылган Дан аллеясе ачылышында катнашты

08.05.2019

Бүген Казандагы Юдино торак массивында яңартылган Дан аллеясе ачылды.  

Чара 9 майга – 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантана концерт номеры һәм Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мемориалда Мәңгелек ут кабызу белән башланып китте.

Мәңгелек утны хезмәт ветераны, мактаулы тимер юлчы Николай Ковалев һәм Казан суворов училищесында тәрбияләнүче, Россия Герое Марат Әхмәтшин улы Әмир Әхмәтшин кабыздылар.

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.  

«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Юдино бистәсе кешеләре! Бүген без иң зур һәм күркәм бәйрәмебез – Җиңү көне алдыннан яңартылган Дан аллеясен ачабыз. Бу – Җиңү өчен гомерләрен дә кызганмаганнарга, көн-төн тырышып хезмәт иткәннәргә безнең олы ихтирамыбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле 700 меңләп татарстанлы фронтка киткән, шуларның яртысы гына әйләнеп кайткан. «Татарстан 600 төрдән артык хәрби продукцияне фронтка җибәреп торган. Һәр алтынчы самолет монда җитештерелгән, Дары заводы 100 мең тоннадан артык дарыны фронтка озаткан. Авылларыбыз фронтны ашамлык продукталары белән тәэмин иткән. Ике мәктәптә госпиталь оештырылган булган. Без каһарманнарыбызны истә тотарга тиеш. Алар хөрмәтенә аллея дә яңартылды», – диде Татарстан Президенты.

Бүген Юдино бистәсе актив рәвештә яңара бара, диде Рөстәм Миңнеханов. «Хәзер спорт үзәген яңарту эшләре алып барыла, Мәдәният сарае торгызылачак, Боз сарае эшли, - диде ул. – Бу аллея шәһәр кешеләре килеп йөрү урыны булачак. Планнарыбыз зур».

Аннары сәламләү сүзләре белән Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясадылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм башка шәрәфле кунаклар мемориалга чәчәкләр салдылар.  

Азакта Татарстан Республикасы Президенты яңартылган Дан аллеясен карап чыкты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.