Айрат Хәйруллин ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын җитәкләде

05.06.2019

Бүген Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы мәгъүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

Искәртик, 2015 елда Айрат Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы башлыгы итеп билгеләнгән иде. 

Моңарчы ТР Премьер-министры урынбасары - мәгъүматлаштыру һәм элемтә министры булган Роман Шәйхетдинов Рөстәм Миңнеханов указы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.