Алексей Песошин “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсында катнашучыларны сәламләде

04.06.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының тантаналы ачылышында катнашты. Бу чара Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.

Тантанада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты  Аппараты  җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кузин катнашты.

Конкурста катнашу өчен Казанга Россиянең 85 төбәгеннән 340 мәктәп укучысы килгән. Конкурс этаплары “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узачак. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары, велосипедны ясалма йөртү осталыкларын күрсәтәчәк.

Алексей Песошин академия бинасы каршында оештырылган мото - һәм автотехника күргәзмәсен карады. Ул шулай ук балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча төрле мультимедиа чишелмәләре белән танышты.

Үзенең чыгышында Алексей Песошин республикада балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өзлексез өйрәтү буенча системалы эш алып барылуын билгеләде.

“Яшь инспекторлар отрядларының эшчәнлеге пропаганданың яхшы формасы булып тора, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга бәяләп бетергесез өлеш кертә”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген яшь инспекторлар хәрәкәтендә 20 мең укучы һәм лицейчыларны берләштерүче меңнән артык отряд катнаша. Татарстан командалары исәбендә Бөтенроссия һәм Европа конкурсларында җиңүләр бар.

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы Казанда 3-10 июнь көннәрендә узачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.