Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле указны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
"Роман Александрович Шәйхетдиновны, моңарчы биләгән вазифасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләргә", - диелгән указ текстында.
Бүгнеге көнгә кадәр Роман Шәйхетдинов ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасында иде.