Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең икътисад буенча статс-секретаре Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш ханым җитәкчелегендәге ил делегациясе белән очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш ханымга Россия белән Швейцария мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Илебез президенты Владимир Путин Европа илләре белән төбәкләр эшен хуплый. Без хезмәттәшлеккә ачык һәм чит ил партнерларына бөтен проектларыбызда ярдәм итәргә әзер", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Швейцария компанияләре фармацевтика, төзелеш, компрессорлар һәм коммуналь техника җитештерү кебек юнәлешләр буенча Татарстан белән хезмәттәшлек итә, КАМАЗ линиясе буенча да хезмәттәшлек алып барыла.
«Товар әйләнеше әлегә зур түгел – 112 млн доллар. Минем фикеремчә, бездә сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өчен потенциал бар. Нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итә алабыз. Соңгы елларда без IT, яңа материаллар җитештерү, медицина һәм АПК өлкәләрендә актив эш алып барабыз, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашырыла", диде ТР Президенты.
Ул шулай ук мәдәният, туризм, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казанда 4-9 июньдә «Швейцария көннәре» фестивален уздыру мөнәсәбәтләрне ныгытуда җитди адым.
Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Швейцария кантоннары белән Россия төбәкләре арасында хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.