Рөстәм Миңнеханов А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озата йөрделәр. 

2016 елда Татарстан Президенты Рус милли-мәдәни берлеге белән очрашуда үзәкне оештыру инициативасы яңгыраган иде. Үзәкнең төп максаты - Татарстан күп милләтле халкының берлеген саклау һәм ныгыту, рус халкы үзенчәлеген сакалу, русча сөйләү культурасын үстерү, рус милли мәдәнияты традицияләрен сакалу һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов объектны капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты. Төзүчеләр бинаны тыштан һәм эченнән төзекләндергән, инженер-техник челтәрләрен яңартканнар. 

ТР Президенты буфетка да кереп чыкты, анда рус милли ашлары тәкъдим ителгән, аннан музей-күргәзмә үзәген карады, рус милли мәдәнияты залык, 320 урынлык концерт залын карады. 

Яшьләр студиясендә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда "Тоталь диктант" акциясе нәтиҗәләрен чыгаруда катнашты. Быел текстны республиканың бөтен районнарында алты меңнән артык кеше язган. "Иң актив мәгариф учреждениесе" номинациясендә Казан милли техник университет җиңде. лаеш районы "Иң актив ТР мунициапаль районы" булды. Ә "Иң актив яшьләр хәрәкәте" номинациясендә "Россия студентлар берлеге" оешмасы җиңде. 

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне котлады һәм киләче елда әлеге акциядә тагын да күбрәк татарстанлы катнашуын теләде. 

Аннары Татарстан Президенты иҗади интеллигенция һәм Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты. "Әлеге Александр Пушкин исемендәге искиткеч үзәктә очрашуыбызга чын күңелдән шатмын. Биредә бик актив кешеләр, рус милли мәдәнияты һәм традицияләре саклануга битараф булмаган кешеләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе Василий Носов белдергәнчә, республикада рус иҗат коллективларына ярдәм эше актив бара. Аерым алганда, Татарстан Президентына ул концерт костюмнарын сатып алуга бүлеп биргән акча өчен рәхмәт белдерде. 

"Соңгы елларда без активлаштык, тулы бер комплекс эш башкардык. Изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл ачтык, хәйрияче Яков Шамовка, галим Дмитрий Лихачевка истәлекле такталар ачтык. Мәдәни үзәк - зур масштаблы программабызны тәмамлау. Минем фикеремчә, бу уртак зур эшебез Казанга да, республикага да файдага булачак", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.