Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

04.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның  Галиев мәчетендә Рамадан ае тәмамлану белән Ураза гаетенең җәмәгать намазында катнашты.   

Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау  телеграммасын укыды. Дәүләт Башлыгы билгеләп үткәнчә, Ураза гаете  мөселманнарны Исламның югары рухи һәм әхлакый сыйфатларына, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үтәргә, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга, ярдәмгә мохтаҗларның хәленә керергә өнди. «Ышанам, Россиянең мөселманнар бергәлеге киләчәктә дә ил тормышында актив катнашыр, үзләренең тырыш хезмәтләре белән бәһасез тарихи, мәдәни һәм рухи мирасны саклап калуга ярдәм итәр. Сезгә тынычлык, иминлек һәм изге теләкләр», - диелә телеграмма текстында.  

Тагын Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика кешеләренә аталган котлавын да укып чыкты. 

Татарстан мөфтие вәгазендә, аерым алганда, Шәүвәл аенда өстәмә алты көнлек ураза турында да сөйләде.  

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, быел август аенда Татарстан башкаласы һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Мөфтий искәрткәнчә, Исламда күп кенә пәйгамбәрләр эшче һөнәренә ия булганнар. Алар арасында балта осталары, игенчеләр һәм башкалар булган.  

Аннары республика мөфтие бөтен җәмәгать белән гает намазын укыды. 

Бүген Галиев мәчетендә бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы  яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.