Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә әһәмиятле килешү имзалану чарасында катнашты.
Документлар Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында имзаландылар.
Рөстәм Миңнехаов һәм "Сбербанк" ГАҖ президенты Герман Греф Татарстан Республикасы белән "Сбербанк" ГАҖ арасында белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ якларның электрон имзалары белән теркәлде.
Шуннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "МТС" ГАҖ һәм "Эрикссон" компаниясе арасында үзара аңлашу турында килешү кабул ителде. Документка имзаларын Татарстан Президенты, "МТС" ГАҖ президенты Алексей Кореня һәм "Эрикссон" президенты Берье Экхольм куйды.
Аннан Татарстан Республикасы белән Яндекс.Маркет арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Яндекс.Маркет" генераль директоры Максим Гришаков кул куйды.
Татарстан Республикасы Президенты барында "Ак Барс" Банк ГАҖ һәм "Мастеркард Европа" ниятләр турында протокол кабул иттеләр.
Шулай ук Татарстан Республикасында интелектуаль мөлкәт өлкәсен үстерү кысаларынңа багланышлар турында килешүләр имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы белән OZON компанияләре төркеме («Интернет Карар»ҖЧҖ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.