Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Рене Джонс-Бос белән очрашты.
Очрашу Санкт-Петербургда Петербург халыкара энергетика форумы-2019 узды.
«Янәдән очрашуыбызга һәм Татарстан белән Нидерланд хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышу мөмкинлегенә шатмын, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Минем Нидерландка быел 2 апрельдәге визитым бик продуктив узды. Без Philips инновацион медицина үзәгендә, Югары технологияләр кампусында; Автомобильләр кампусында, Юл хәрәкәте
өлкәсендә интеллектуаль хәл ителешләрне сынап карау үзәгендә булдык, шулай ук Нидерланд эшлекле даирәләре белән түгәрәк өстәлдә катнаштык.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул визит кысаларында Татарстан Нидерланд белән хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен эшли.
Искәртәбез, үткән ел йомгаклары буенча Татарстан белән Нидерланд арасында товар әйләнеше өч мәртәбәгә артты һәм 3 млрд АКШ доллары тәшкил итте.