Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Хөкүмәте белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росгеология" АҖ генераль директоры Сергей Горьков куйдылар.
Сергей Горьков белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, багланышлар өчен потенциал зур.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә,Росгеология белән "Татнефть" төркеме арасында дәвамлы хезмәттәшлек мөмкинлекләре бар.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләгәнчә, производствода заманча технологияләр куллану һәм югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеш - бүгенге көндә иң әһәмиятлше юнәлешләр. "Кешеләр һәм технологияләр - безнең өчен шул ике юнәлеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген шулай ук Татарстан Президенты барында Казан (Идел буе) федераль университеты белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.