Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумының беренче көнендә берничә килешү имзалады

06.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумының беренче көнендә берничә килешү имзалады. 

Бүген Татарстан Республикасы белән OZON компанияләре төркеме («Интернет Карар»ҖЧҖ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Шулай ук «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) «Һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге, «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Аннан Рөстәм Миңнеханов «Роквул» компанияләр төркеме президенты Йенс Биргерссон, «Сен-Гобен Рус» ҖЧҖ җитәкчелеге вәкилләре, «Магнит» компаниясе президенты Ян Дюннинг, Google җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның CNCEC Кытай корпорациясе башлыгы Дай Хэгень белән очрашуы булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.