Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

06.06.2019

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында гадәттәгечә Пушкинның туган көне уңаеннан шигъри митинг узды.

Анда республика җәмәгатьчелеге һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бүген, 6 июньдә, А.С.Пушкинның туган көнендә рус теленә багышланган Россия һәм халыкара дәүләт бәйрәме - Рус теле көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясендә бу бәйрәм - 2011 елда, ә БМО тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте