Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры Максим Акимовның Россия Инновацион регионнары ассоциациясе регионнарына кергән төбәкләр губернаторлары белән осрашуында катнашты

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимовның Россия Инновацион регионнары ассоциациясе регионнарына кергән төбәкләр губернаторлары белән осрашуында катнашты. 

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов - Россия инновацион регионнары аасоциациясе рәисе. 

Яарада яклар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Төбәк вәкилләре урыннарда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, башка мәсьәләләргә кагылдылар. Шулай итеп, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге юллар норматив хәлгә китерелергә, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары ике тапкыр кимергә тиеш.

Искәртик, «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Төп юнәлешләр булып, үзебезнең эшләнмәләр нигезендә мәгълүматлар тапшыруның цифрлы инфраструктурасын булдыру; цифрлы икътисад тармагында эшләү өчен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү; мәгълүматларны тапшырганда, эшкәрткәндә, саклаганда илебез эшләнмәләре нигезендә мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү, гражданнар мәнфәгатьләрен яклауның гарантиясе тора.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.