Татарстан Республикасы төрле тармакларда – авыл хуҗалыгында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә, инновацияләрдә, мәгарифтә, әйләнә-тирә мохитне саклауда фин коллегалары тәҗрибәсен өйрәнергә тели.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинки шәһәре мэры Ян Вапаавуори белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Хельсинки мэриясе бинасында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида ике көнлек (2019 елның 2-3 июне) эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия Республикасы) эш сәфәренә килде.
«Вантаа» халкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Финляндиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов каршы алды.
Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие - Йолдызлык" республика яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Чара Казан Кремлендә узды.
"Созвездие - Йолдызлык" - Татарстан Республикасында эстрада сәнгате өлкәсендә иң эре фестиваль хәрәкәте. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасында үткәрелә, республиканың бөтен муниципаль районнары вәкилләре катнаша.
Бүген 16 башкаручы һәм 24 иҗат коллективы бүләкләнде.
Бүген Казан Кремлендә «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
Дәүләт бүләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә «Ана даны – Материнская слава» медален тапшыру Халыкара балаларны саклау көнендә үткәрү бик символлы булуын ассызыклады.
"Татарстан гаиләләре - иң тату, нык, күп милләтле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу ел башыннан гына республикабызда 5283 пар теркәлгән, һәм һәр пишенче гаилә - милләтара".
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы культураларын һәм үсемлекләрне саклау чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 548 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 95 мең сумлык 122 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 513 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык йомгаклары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләре конкурсында җиңүче Рөстәм Гомәров белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – 2018 елдан бирле «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.
Казанда Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) версиясендә классик шахматлар буенча Дөнья чемпионы исеме өчен матчта уйнау хокукына дәгъва итүчеләр турниры башланды. Аны Россия Шахмат федерациясе уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яндекс.Маркет» ҖЧҖ генераль директоры Максим Гришаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Искәртәбез, моңарчы «Яндекс.Маркет» компаниясе вәкилләре Иннополис шәһәрендә булдылар, «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы, шулай ук «Q-Park Kazan» логистика комплексы эше белән таныштылар.