Яңалыклар

31.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «IT&Security Forum» (ITSF) форумы киңлекләрендә оештырылган технологик хәл ителешләр күргәзмәсен карады.  

Форум бу көннәрдә (30-31 майда) Казанда «Корстон» КСККда уза. Рөстәм Миңнехановны ТР  вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ICL Системалы Технологияләр генераль директоры Айдар Гозәеров һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкат Миңнеханов озата йөрде.

31.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң яхшы билгеләренә укучыларга үз имзасы салынган көндәлек бүләк итте.

Искәртәбез, быел республикада беренче мәртәбә «Президент көндәлеге» акциясе узды, анда бөтен Татарстаннан мәктәп укучылары (2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр) катнаша ала иде. Акция 1 апрельдән 19 майга кадәр  «Комсомольская Правда-Казан» басмасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырылды.

31.05.2019

Татарстан Республикасында 2018 елда җылылык бирү чоры 2019 елның 21 сентябрендә башланды һәм 13 майда төгәлләнде. Барлыгы 235 көн. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.   

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре,  республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт хакимияте структураларының территориаль органнары җитәкчеләре, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре катнашты.

31.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычлары турында фикер алыштылар.  

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре,  республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт хакимияте структураларының территориаль органнары җитәкчеләре, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре катнашты.

30.05.2019

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Мемориаль мәчетендә ифтарда катнашты.

30.05.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

30.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә торак төзелешен һәм уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү турында»гы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме нең чираттагы утырышын уздырды.  

Утырыш Мәскәүдә узды.

30.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.   

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатының Россиядәге оештыру комитеты әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тантана Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

30.05.2019

Республиканың ИТ-тармагы үсешенең төп юнәлешләренең берсе - предприятиеләрне цифрлы үзгәртү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру. Шуның аркасында бүгенге көндә Татарстан цифрлы икътисадка күчү мәсьәләсе буенча иң уңышлы төбәкләр исемлегенә керә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин XIII Бөтенроссия IT & Security Forum (ITSF) форумы ачылышында  белдерде. Форум Казанда “Корстон” комплексы мәйданчыгында оештырылган иде.

30.05.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд Хаҗи Абдулаев белән очрашты.

Битләр: << 841 842 843 844 845 846 847 ( 848 ) 849 850 >>