Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка "Техногород" күп функцияле спорт-мәгариф үзәге проекты презентацияләнде. Үзәк турында "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин аңлатмалар бирде.
Өстәмә белем үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен техник фәннәр биреләчәк. Комплекс лабораторияләр, остаханәләр, сынау трассалары һәм музейны берләштерә. Инфраструктура картинг һәм баггида узышлар уздыру мөмкинлеген тәэмин итә.
Владимир Чагин хәбәр иткәнчә, бүген Чаллыда 68 мең бала өстәмә белем ала, аларның 11 меңе техник иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнә. "Бу гомуми күләмнең 17 процентын тәшкил итә, бу, әлбәттә, бик аз. Безнең үзәк бу санны 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирә", - диде ул.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов яшь картинг узышчылары белән очрашты һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.