Яңалыклар

06.06.2019

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форум чараларында катнашу. 2019 елгы форум темасы - "Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырам". 

Форум "Эскпофорум" конгресс-күргәзмә үзәгендә 6-8 июнь көннәрендә уздырыла. 

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында катнашты. Анда шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында катнашты. Анда шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин алып барды.

05.06.2019

Быел республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкта 1 178 000 кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

05.06.2019

Быел ТРда экологик ике айлык 6,7 мең хокук бозу очрагын ачыклаган, бу узган елга караганда 10%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

05.06.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде. Югары бүләк “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бирелде. Тиешле указны быел март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең икътисад буенча статс-секретаре Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш ханым җитәкчелегендәге ил делегациясе белән очрашу уздырды.

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озата йөрделәр. 

05.06.2019

Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле указны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

Битләр: << 841 842 843 844 ( 845 ) 846 847 848 849 850 >>