Рөстәм Миңнеханов: «КАМАЗ» йөк автомобильләрен реализацияләү тотрыклы үсеш күрсәтә

28.06.2019

Барлык кыенлыкларга кармастан, «КАМАЗ» югары позицияләрен раслый һәм бөтен дөньяда коммерциячел автотранспорт җитештерүчеләрнең егермелегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Анда шулай ук «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры «Сергей Чемезов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

Хисап чорында «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең килере 186 млрд. 196 млн. сум тәшкил иткән һәм 2017 ел белән чагыштырганда 19% ка арткан. Чиста табыш 1 млрд. 588 млн. сум. Барлыгы 2018 елда 38 мең 382 автомобиль җитештерелгән һәм реализацияләнгән, шул исәптән 8 мең 858 – яңа модельләр рәтеннән, 2017 ел белән чагыштырганда 62%ка артык. Авыр йөк автомобильләренең Россия базарында «КАМАЗ» 41% тәшкил итә.

Компания экспортка 5 мең 698 автомобиль озаткан - 2017 ел белән чагыштырганда 13%ка артык. «КАМАЗ» автомобильләре,  детальләренең һәм запас частьләренең җыелма комплектлары БДБнең, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең, Якын Көнчыгышның, Африканың, Европаның һәм Латыйн Америкасының 50дән артык иленә җибәрелә.

2018 елда гомуми инвестицияләр күләме 15 млрд. сумнан арткан. Компания «КАМАЗ автомобильләренең модельләр рәтен үстерү һәм аны җитештерү өчен куәтләрен модернизацияләү» төп инвестицион проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Быел «КАМАЗ» К5 яңа буын йөк машиналары линейкасыннан беренче моделен базарга чыгарачак. Флагманы магистраль КАМАЗ-54901 авыр йөк автомобиле булачак.  

Моннан тыш, К5 яңа буын авыр йөк машиналары өчен детальләр җитештерүгә әзерлек башланачак. Беренче булып КАМАЗ-6595 самосвалы 2020 ел азагында базарга чыгарылачак.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы 4 елда завод йөк автомобильләрен реализацияләү тотрыклы үсеш күрсәтә, бу предприятиегә өч ел дәвамында финанс елын уңай нәтиҗәләр белән тәмамларга мөмкинлек бирде. Бүген «КАМАЗ» республика эре салым түләүчеләренең унлыгына керә.

Рөстәм Миңнеханов экспорт артуны да билгеләп үтте. Күптән түгел Төрекмәнстан Президенты белән очрашу кысаларында 2 мең автомобиль китереп тору һәм техник ярдәм күрсәтү турында килешү имзаланган. Шулай ук чит илләр партнерлары өстәмә сервис үзәкләре ачарга тәкъдим иткән.

Катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, «КАМАЗ» 9 ел буена ел саен инвестицияләр үсешен тәэмин итә. Алар барысы 66,5 млрд. сумга җитте. «Төп бурыч – К5 яңа буын йөк машинасын базарга чыгару. К5 проектын гамәлгә ашыру – Татарстан өчен генә түгел, Россиянең бөтен машина төзелеше тармагын үстерү өчен дә стратегик бурыч», - диде ТР Президенты.

«КАМАЗ»да булдырылган электробус та зур әһәмияткә ия, дип белдерде ул. Халыкара агентлыклар бәяләве буенча 2025 елга дөньягы автобусларның яртысы электр ярдәмендә йөриячәк. «КАМАЗ»ның Мәскәүгә бу техниканы җибәреп тору тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, «КАМАЗ» - газ-мотор техникасы өлкәсендә лидер. Үткән ел завод компримирланган газда эшләүче 2,7 мең автомобиль җитештергән. «Быел Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстанда тиешле инфраструктура булдыру турында республика “Газпром” белән килешү имзалады», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Татарстан Республикасы Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасының «Дакар-2019» раллиендагы уңышларына аерым тукталды. Бу җиңү 16 нчысы, диде ул. «КАМАЗ» вәкилләре «Ефәк юл-2018» раллиенда да уңышлы чыгыш ясадылар.  

Ул билгеләп үткәнчә, автозавод мәктәп укучыларына һәм студентларга һөнәри юнәлеш бирү буенча да актив эш алып бара, машина төзелешендә илдә иң яхшы ресурс үзәкләренең берсен булдырды. «КАМАЗ» шулай ук –     августта Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының партнеры да.

Быел Кама автозаводына 50 ел була. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,   юбилей чараларына әзерлек буенча оештыру комитеты булдыру турында республика инициативасы федераль дәрәҗәдә хупланды, аны Россия вице-премьеры Дмитрий Козак җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәтенә өстәмә объектларны төзүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 2019 елда онкология диспансеры, йөзү бассейны төзелә башлаячак, шулай ук татар драма театры реконструкцияләнәчәк.  

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

Бүген тагын «КАМАЗ» заводының 50 еллыгын бәйрәм итү буенча эшче киңәшмә дә уздырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.