Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Август-Алабуга» заводын ачу тантанасында катнашты.
«Август» компаниясе – Россиянең үсемлекләрне яклый торган химик чаралар җитештерүче һәм китереп торучы эре компания. Бу завод Татарстанда икенче эре инвестицион проект булды – 2017 елда «Август-Мөслим» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшләтеп җибәрелгән иде.
«Бүген без «Алабуга» махсус икътисадый зонасында яңа җитештерү ачабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Җитештерү импортны алмаштыруга, экспорт потенциалына йөз тота. Үсемлекләрне яклаучы чаралар – агросәнәгать комплексыбыз уңышлы булсын өчен җитдти элементларның берсе. Төп яклау чараларын без әлегә кадәр читтән сатып ала идек һәм бүген «Август» компаниясе ярдәмендә без Россия кулланучыларын гына түгел, башкаларны да тәэмин итә алачакбыз. «Август» компаниясе үз продуктын 20ләп ил базарына чыгара. Без бүген предприятиене карап чыктык инде, һәм шунысын әйтә алам, бу – иң заманча җитештерүләрнең берсе. 4.0 технологияләре монда тулысынча гамәлгә ашырылган – бу продукциянең югары сыйфаты да, һәм югары хезмәт җитештерүчәнлеге дә, һәм нәтиҗәлелек тә. Бүген проектка 4,5 млрд. сум инвестиция кертелгән. 300ләп яңа эш урыны булачак. «Август» компаниясе безнең өчен үсемлекләрне яклау чараларын җитештерүче генә түгел, ул – безнең стратегик партнер да. Компаниянең АСК өлкәсендә безнең республикада үз бүлекчәсе бер инде».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Август» компаниясе генераль директоры Александр Усковка Татарстанга булган ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов «Август» компаниясенә уңышлы эшләр һәм үсеш теләде, бу проектны гамәлгә ашыруда катнашкан барчасына да рәхмәтен җиткерде.