Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Төркиянең «Полимекс» компаниясе Директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар Төркия компаниясенең Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыруы турында фикер алыштылар, киләчәк хезмәттәшлек перспективаларын карадылар.
Бүген “Корстон” комплексында “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” исеменә Бөтенроссия конкурсы республика этабына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган беренче Халыкара фәнни симпозиум катнашучылары – төрек галимнәре белән очрашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар татар җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.
Тантанага бик күп талантлы җырчыны хөрмәт итүчеләр, артистлар, җырчылар, музыкантлар, күренекле мәдәният эшлеклеләре вәкилләре һәм республика җәмәгатьчелеге җыелган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
«922 елда Борынгы Болгар территориясендә безнең ата-бабаларыбыз Ислам кабул иткән, бу безнең халкыбызның киләчәк үсешен билгеләгән. Мең елдан артык татар халкы мөселман дөньясының мөһим өлеше булып тора, күп милләтле Россия үсешенә, уртак дәүләтчелегебезне, мәдәни һәм рухи гореф-гадәтләребезне ныгытуга ярдәм күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.
Татарстан башкаласында Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов һәм Казанда Үзбәктсанның Генераль консулы Фриддит Насриев катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Falk Beratung GmbH компаниясе директоры Томас Фальк белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Atlas Copco сәнәгать җиһазларын җитештерүче компания вәкилләре дә катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Бүгенге киңәшмәдә төп игътибар база мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен булдыру мәсьәләләренә бирелде.
Бүген Казан федераль университетының берничә объектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. ТР Президенты вуз биналарын төзекләндерү эшләрен тикшерде, яңа төзелмәләр планнары белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка, шулай ук Премьер-министр Абдулла Ариповка ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Ботиржон Асадов билгеләп үткәнчә, Казанда Үзбәкстан Генераль консуллыгын ачу Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк тарихи вакыйга булып тора.
«Бүгенге көндә безнең ике яклы мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсә. Моның нигезе булып безнең лидерларыбыз арасында дустанә мөнәсәбәтләр тора», — дип саный илче.
Ул республика җитәкчелегенә Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәреддин Насрыев эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде: «Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки Генераль консул консуллык консультациясе хезмәте генә күрсәтеп калмыйча, безнең сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләр үсешендә дә актив катнаша».